16+

Бозлавык белән көрәшергәме, әллә килешергәме?

Беренче кар ятарга да өлгермәде, коеп яуган яңгыр бозлавык хасил итте. Урамда аяк атларга да куркыныч, тая. Юлларда бөкеләр.

Бозлавык белән көрәшергәме, әллә килешергәме?

Беренче кар ятарга да өлгермәде, коеп яуган яңгыр бозлавык хасил итте. Урамда аяк атларга да куркыныч, тая. Юлларда бөкеләр.

31 октябрдән 7 ноябргә кадәр аралыкта гына да бозлавыкта егылып имгәнгән 64 кеше "ашыгыч ярдәм" хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Транспорт-юл халәкәте дә ешайган.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә- тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, һава торышының кинәт үзгәрүе көнбатыштан көнчыгышка күчкән циклоннар белән бәйле. Баксаң, мондый тотрыксыз һава торышы ноябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк икән әле. Бүген, 11 ноябрь көнне карлы яңгыр көтелә. Юлларда тагын көчле бозлавык саклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җәяүлеләргә юлларда аеруча да сак булырга, аякка уңайлы, таймый торган аяк киеме кияргә, караңгыда ут кайтаргыч элементлары булган киемнәрдән йөрергә, юл аша бары тиешле урыннан гына чыгарга киңәш итә. Таеп киткән очракта, катлаулды имгәнүләрдән саклану өчен, мөмкин кадәр ян белән егылырга тырышырга кирәк дип кисәтә.

Шәһәр урамнарын махсус техника чистартса, ишегалларындагы бозлавык турында идарәче оешмаларга, шулай ук шәһәрнең административ-техник инспекция идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Балалар уйный торган мәйданчыкларда, паркларда, тротуарлардагы юллар өчен район хакимияте җавап бирә. Шулай ук гозереңне "Халык контроле" хезмәтенә дә җиткерергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, быел боз астына киткән беренче корбаннар да бар. Удмуртиядән өч балыкчы Әгерҗе районындагы Иж елгасында боз астына киткәннәр. Ике ир-ат судан чыга алган, 46 яшьлек берсе батып үлгән. Татарстан хакимияте карары нигезендә, кыш көне боз калынлыгы 7 сантиметрдан да кимрәк булганда сулыкларга чыгу тыела.

Мәскәү, Яңа Савин, Киров, Авиатөзелеш районында яшәүчеләр юллардагы бозлавык вакытында ярдәм сорап Казанның административ- техник инспекция идарәсенә (843) 237-91-57 телефоны аша, ә Вахитов, Совет, Идел буе районындагылар (843) 237-92-49 номеры аша шалтырата ала. Юллар торышын Татарстандагы гадәттән тыш хәлләр минитсрлыгы аша да белешергә мөмкин. "Кайнар элемтә" телефонының номеры - (843) 227-45-63.



Фото: kazved.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading