16+

Браконьер кыр кәҗәсе дип уйлап, иптәшен атып үтергән, соңыннан үз-үзенә кул салган

Чиләбе өлкәсендә браконьер ау вакытында кыр кәҗәсе дип уйлап, иптәшен атып үтергән.

Чиләбе өлкәсендә браконьер ау вакытында кыр кәҗәсе дип уйлап, иптәшен атып үтергән.

Үзенең иптәшен үтергәнен абайлап алгач, браконьер үз-үзенә кул салган. Төбәкнең экология министры урынбасары Виталий Безруков хәбәр иткәнчә, 26 сентябрь көнне төнлә Нязепетровский районында аучылык хуҗалыгы территориясендә 1973 елгы ир-атның үле гәүдәсе табылган. Якында гына тагын бер кешенең гәүдәсен һәм үлгән кыр кәҗәсен тапканнар. Беренчел версия буенча, ауда дүрт кеше катнашкан.

"Күрәсең, браконьер  кыр кәҗәсе белән бутагандыр, бу хакта урында табып алган пулялар дәлил булып тора. Берсе аның кыр кәҗәсенә атылган, икенчесе дә ул булган якка атылган, өченчесе ир-атка тигән". Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Реклама

РИА Новости материаллары буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading