Башкортстанның “Бүреләр” рок-төркеме лидеры Илшат Абдуллин Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасындагы низагка карата үз фикерен белдерде.
“Әлбәттә, миңа бу күренеш бер дә ошамый. Аларның сәяси уеннары безгә караңгы. Альтернатив музыкантлар - без барыбыз да үзара дус. Кардәш халыклар тату яшәргә тиеш дип уйлыйм. Мин “Бүреләр” төркемендәге егетләрне милләте өчен түгел, ә яхшы кеше булганнары өчен яратам. Төркемдә татар, украина, мари һәм башка милләт вәкилләре бар. Мин генә башкорт. Безнең өчен музыканың милләте юк. Музыканың миссиясе – халыкларны берләштерү”, - диде Илшат Абдуллин.
Комментарийлар