16+

Брянск гимназиясендә атыш оештырган мәктәп укучысының әтисен ике айга кулга алганнар

Брянскның Совет район суды 14 яшьлек мәктәп укучысы Алинаның әтисен ике айга кулга алган.

Брянскның Совет район суды 14 яшьлек мәктәп укучысы Алинаның әтисен ике айга кулга алган.

Ир-ат СИЗОда 7 февральгә кадәр булачак. Хәзер ул кызының интернетта "зомби"лаштырылган булуын исбатларга уйлый, дип хәбәр итә SHOT.

Мәктәп укучысының әтисе әйтүенчә, кыз интернетта көндәлек алып баруы аркасында агрессив булган. Шул ук вакытта гаепләү ягы нәкъ менә ир-ат кызын үз-үзенә кул салырга китереп җиткергән дип белдерә. Тикшерүчеләр мәктәп укучысының ун көндәлеген укыганнан соң мондый фикергә килгән, анда ул әтисе тарафыннан физик һәм психологик көч куллануы турында сөйләгән.

Ир - ат исә аларда сурәтләнгән вакыйгалар, социаль челтәр аша, өлкәннәрнең манипуляция нәтиҗәсе дип ассызыклый. Ул яратучан әти булуын һәм игезәк кызлары өчен җан биреп яшәвен белдерә: бертөрле киемнәр сатып алганнар, кесә чыгымнары өчен акча биргәннәр, ә бу җәйдә хәтта диңгезгә ял итәргә алып барганнар. Кызлар яхшы укыган һәм бер бүлмәдә яшәгән, ләкин бер ел элек кызларның берсе нык үзгәргән. Ул үз эченә бикләнгән һәм ачу белән җавап биргән, әтисе хәтта аңа якын килергә дә курыккан. Әти-әнисе кызын психологка алып барырга теләгән, ләкин өлгерми калган. Мәктәп укучысы әтисенең помпалы мылтыгын урлап, аның белән гимназиягә киткән.

Ир — ат коралны тиешенче сакламавы буенча гына үз гаебен өлешчә таныган. Ул мылтыкны сатарга теләвен, әмма сатып алучы таба алмавын ассызыклаган. Күз алдында сеңлесе сыйныфташын атып үтергән икенче кыз коточкыч стресс кичергән һәм әле дә аңына килмәгән.

Лайф басмасы хәбәр иткәнчә, 7 декабрьдә сигезенче сыйныф укучысы Брянскның 5 нче гимназиясендә атыш оештыра. Ул әтисеннән урланган мылтыктан ут ача. Һөҗүм аркасында бер мәктәп укучысы һәлак була, тагын биш бала зыян күрә. 14 яшьлек укучы үзе дә үзен-үзе үтерә. Суд "Экскалибур агентлыгы" шәхси сак хезмәте генераль директоры Сергей Поддубныйны һәм уку йорты сакчысын тикшерү изоляторына җибәрә. Мәктәп мөдире өй арестына алына.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading