16+

"Бөтен сыерны да сугымга җибәрәбез, Бозаулар белән барысы бергә 3700 баш..."

Хәзерге вакытта алты йөзе китте инде.

"Бөтен сыерны да сугымга җибәрәбез, Бозаулар белән барысы бергә 3700 баш..."

Хәзерге вакытта алты йөзе китте инде.

Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексында туберкулез табылган. 3700 баш мөгезле эре терлек сугымга җибәрелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов сөйләде.

«Бөтен сыерны да сугымга җибәрәбез, Бозаулар белән барысы бергә 3700 баш. Хәзерге вакытта алты йөзе китте инде. Атнага дүрт-биш тапкыр Алабуга ит-консерв комбинатына алып китәләр», — дип сөйләде ул.

Җитәкче сүзләренчә, эшчеләрдә туберкулез табылмаган.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсенең Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Эмиль Шәмигуллин авыруның көзге тикшерү чаралары вакытында ачыклануын әйтте.

«Ноябрь аенда бу авыруны бетерү буенча чаралар үткәрү турында карар чыкты. Ул бөтен көтүне алмаштырудан тора. Фермалар бушагач, анда дезинфекция үткәреләчәк. Дезинфекция сыйфатын тикшергәч кенә яңа хайваннарны кертергә мөмкин», — дип сөйләде ул.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading