16+

Бу шаярту түгел: больничныйдагы россиялеләрне эштән азат итә башлаячаклар

Хезмәт хокукы буенча белгеч Валентина Яковлева «Парламентская газета» белән сөйләшүдә барлык эшләүче россиялеләр өчен белдерү ясады. Сәламәтлекләре буенча үз вазифаларын башкара алмаган очракта, гражданнарны эштән азат итә алалар. Әмма эш бирүче барлык шартларны үтәргә тиеш.

Хезмәт хокукы буенча белгеч Валентина Яковлева «Парламентская газета» белән сөйләшүдә барлык эшләүче россиялеләр өчен белдерү ясады. Сәламәтлекләре буенча үз вазифаларын башкара алмаган очракта, гражданнарны эштән азат итә алалар. Әмма эш бирүче барлык шартларны үтәргә тиеш.

Әгәр дә хезмәткәр озак вакыт больничныйда булса, аны эштән җибәрергә ярамый. Ләкин һөнәри авыру ачыклангач, эш бирүче һәм эшченең алга таба эш итүенең берничә варианты бар.

Медицина тикшерүе вакытында һөнәри авыруны ачыкларга мөмкин. Хезмәткәр үзе дә медицина тикшерүе үтә ала, аның башкарылган эшкә каршы күрсәтмәләре бармы-юкмы икәнен ачыклый ала.

"Әйтик, машина йөртүче булып эшләүче кешенең күз күреме начарайган һәм сәламәтлеге аркасында эшли алмый, ди. Ләкин бу факт тиешле медицина күрсәтмәләре белән расланырга тиеш", ди юрист.

Бу очракта эш бирүче кешегә башка вакансия тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр андый вакансияләр булмаса яки кеше аны башкарудан баш тартса, әлеге хезмәткәрне Хезмәт кодексының 77нче маддәсенең 1нче өлешендәге 8нче пункт нигезендә эштән алалар.

Эштән азат ителгән көнне кешегә тиешле барлык акчаны түләргә кирәк:
ике эш атнасы өчен хезмәт хакы күләмендә пособие,
кулланылмаган ял өчен компенсация,
әгәр кеше эштән азат ителгән айда эшләсә, эштән алынган көннәр өчен хезмәт хакы.
Шуннан соң хезмәт кенәгәсенә хезмәткәрнең эштән азат ителүе турында билге куела һәм ул аңа тапшырыла. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading