Буа Татар дәүләт драма театры мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклаша.
"Кичә, 28 май, театр хезмәткәре Фәйзрахманов Ирек Мансур улы вафат булды. Бу - безнең театр өчен зур югалту. Буа дәүләт драма театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын", - диелә театр аккуантында.
1
0
Комментарийлар