16+

Буран вакытында берьюлы 3 автомобиль бәрелешкән, һәлак булучы бар

Юл-транспорт һәлакәте 15 гыйнвар төнендә Алексеевск Биләр юлының 15 чакрымында Алексеевск районында килеп чыга.

Юл-транспорт һәлакәте 15 гыйнвар төнендә Алексеевск Биләр юлының 15 чакрымында Алексеевск районында килеп чыга.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 20 яшьлек Hyundai автомобиле йөртүчесе тизлекне арттырып, идарәне югалта һәм каршы як полосага килеп чыга. Биредә берьюлы ике автомобильгә: Жас йөк машинасы һәм "Киа"га килеп бәрелә. 

Авария аркасында Хюндай автомобиленең 20 яшьлек пассажиры һәлак була. Моннан тыш, Хюндай автомобиле йөртүчесе, Киа автомобиле йөртүчесе һәм аның  пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Алар барысы да хастаханәгә озатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading