Инвалид, ятим сабыйларга балалар йортында 23 яшькә кадәр калу мөмкинлеге бирергә дигән тәкъдим белән вице-премьер Ольга Голодец Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә җыена.
Хәзер әти-әнисез калган балалар, әгәр дә аларны тәрбиягә алмасалар, ятимнәр йортларында 18 яшькә кадәр яши, аннары олылар өчен интернатларга күчерелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу күчеш бала өчен зур стресс, күпләр яңа шартларга җайлаша алмый, үзен начар хис итә. Үз үзен тәэмин итә алган инвалидлар арасында мөстәкыйль тормыш башлаучылар да очрый. Бу мәсьәләдә инвалидларга ярдәм күрсәтә торган махсус дәүләт программалары каралган.
2013 елның 12 гыйнварыннан гамәлгә кергән “Әти-әнисез калган балаларны һәм ятим сабыйларны торак белән тәэмин итү“ турындагы закон нигезендә мохтаҗ, ятим балалар найм килешүе буенча фатирлы була ала. Моның өчен ятим балаларга 14 яшьтән 23 яшькә кадәр торак шартларын яхшырту өчен чиратка басарга кирәк.
Кызганыч, әмма, 23 яшь тулып узганнан соң, документлар тапшыру мөмкин түгел. Әгәр дә яшәү урыны буенча бу программа нигезендә бирелә торган тораклар каралмаган икән, аның республиканың башка районында тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Быелның 3 кварталында барлыгы 125 ятим балага торак йорт тапшырылган. Бу өлкәдә аеруча Кама Тамагы, Чистай, Питрәч, Спасс, Түбән Кама, Теләче, Баулы, Мамадыш, Алабуга, Апас, Бөгелмә, Яңа Чишмә районнары актив эшли. Бер фатирның бәясе уртача 1,2 миллион сум дип исәпләнә. Быел ятимнәрне торак белән тәэмин итү өчен бюджеттан 69,5 миллион сум акча каралган. Аның 58 проценты федераль бюджеттан бүленгән, 42 проценты республика бюджетыннан бирелә.
Искәртелгәнчә, фатирлар ятимнәргә биш елга найм килешүе нигезендә тапшырыла. Сүз уңаеннан, быел 2013 елда килешү төзегән кешеләрнең найм вакыты чыга. 2018 елның 24 июлендә кабул ителгән 267нче федераль закон кысаларында авыр тормышта яшәүче, мохтаҗ кешеләргә хөкүмәтнең башкарма органы карары белән килешү срогын озайтырга, тагын биш елга найм килешүе төзергә мөмкинлек бирелә.
Авыр хәлдә калган ятимнәр белән ахыр чиктә фатирны хосусыйлаштыру рөхсәте биргән найм килешүе дә төзү каралган. Мондый тәҗрибә Мәскәүдә инде кулланыла.
2013 елдан алып 2017 елда кадәр Татарстанда 1,6 миллиард сумга барлыгы 1521 бала фатир белән тәэмин ителде. Былтыр 305 ятим бала тораклы булды. 2018 елда барлыгы 300гә якын ятим балага фатир ачкычлары тапшыру ниятләнә. Быел Казанда 18 ятим балага торак бирелде.
Комментарийлар