16+

Данир Сабиров буран дими балык тота, кышкы матайда җилдерә

Данир Сабиров, шөгыльләрен арттырырга теләп, дусларына ияреп кышкы балыкка чыгып киткән.

Данир Сабиров, шөгыльләрен арттырырга теләп, дусларына ияреп кышкы балыкка чыгып киткән.

Башта үзенә кар көрәткәннәр, авыл җирендә буранлы көннәрдән соң тирләп-пешеп кар көрисе! Бу чыныгудан соң, Данирны чын балыкчыларча, ипләп киендернәннәр. "Космоска да быел җыенмыйлардыр"- дип тә шаярта ул. Елга бозын да, үз теләген искә алып, борау белән кулдан тиштергәннәр. Әмма беренче капкан балыкны ычкындыра җырчы, боз астыннан ашыгып тартып ала. Һәр эшнең үз сере бит,   гомерендә беренче мәртәбә кышкы балыкка атлап чыгуы, каян белсен инде. Икенче капкан балыкны ул, дуслары өйрәтеп торганга, ашыкмыйча, кабаланмыйча гына тартып чыгара. Чуртан! Әй, куана үзе. Кышкы матайга утырып боз өстеннән дә җилдерә.  6 дус 10 чуртан балыгын боз өстенә тезеп, фотога төшәләр дә, ял итү йортына кайтып булса кирәк, балыкларны чистартып, кыздырып ашыйлар, ял итәләр. "Кешеләрдән арып, ял итү дә бик кирәк икән" - ди ул үзенең социаль челтәрләрдәге шәхси битендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading