16+

Бер фаҗига эзеннән: "Даша белән булган хәл очраклы"

Тукай район судында «КАМАЗ»тәгәрмәчләре астында калып фаҗигале төстә һәлак булган кыз буенча җинаять эше каралды. 

Тукай район судында «КАМАЗ»тәгәрмәчләре астында калып фаҗигале төстә һәлак булган кыз буенча җинаять эше каралды. 

16 август көнне суд утырышы узды.

2023 елның 10 июнендә Тукай районының Яңа бистәсе янында бәхетсезлек очрагы килеп чыккан иде.
Утырышта һәлак булган кызның гаиләсе, ике якның да килешүе сәбәпле, җинаять эшен туктатуны сорап, гариза белән мөрәҗәгать итте. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә - «КАМАЗ» йөк машинасы йөртүчесе.
Һәлак булган кызның гаиләсе фикеренчә, бу фаҗига күрәчәк булгандыр. 

"Минемчә, бу очракта машина йөртүче ягыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары булмады, - дип сөйләде кызның якын туганы.  Ул беркемне дә узып китәргз тырышмаган, үз юлы белән барган. Тизлеге дә югары булмаган. Бәла-каза килеп чыкмас өчен булдыра алганны барысын да эшләргә тырышкан. Аңа 40 яшь, аның дүрт айлык баласы һәм декрет ялында хатыны бар. Нигә аны җәзага тартырга? Мин әхлакый зыянны акчалата компенсацияләү турында дәгъва белдермәдем. Даша белән булган хәлне акча белән дәвалап булмый.
Утырыш 9:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр барды, һәм нәтиҗәдә җинаять эше ике якның да килешүе сәбәпле туктатылды.
Суд карары әле законлы көченә кермәгән.

"Челнинские известия" 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading