16+

Дәүләт Думасы әби-бабайларның пенсияләренә өстәмә түләүләр турында канун кабул итте

2023 елның 1 гыйнварыннан фиксацияләнгән түләү күләме 7 567,33 сум тәшкил итә, күрсәтелгән суммага әби-бабайлар балага өстәмә 2 638 сум алачак, дип хәбәр итте инициатива авторларының берсе Надежда Школкина

2023 елның 1 гыйнварыннан фиксацияләнгән түләү күләме 7 567,33 сум тәшкил итә, күрсәтелгән суммага әби-бабайлар балага өстәмә 2 638 сум алачак, дип хәбәр итте инициатива авторларының берсе Надежда Школкина

Дәүләт Думасы пленар утырышта өченче укылышта эшкә сәләтсез оныкларының опекуннары булган әби-бабаларының картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсияләренә югары фиксацияләнгән түләү алу хокукы бирә торган закон проектын кабул итте.

Инициатива башта 2023 елның октябрендә "Бердәм Россия" фракциясе сенаторлары һәм депутатлары төркеме тарафыннан Думага кертелә. "Иминият пенсияләре турында"гы закон нормаларына үзгәрешләр кертеләчәк.

Вафат булган туендыручының тәрбиясендә торган эшкә сәләтсез гаилә әгъзалары, туендыручының иминият стажы дәвамлылыгына, шулай ук аның үлеменә китергән сәбәпләргә һәм вакытка карамастан, әгәр алар тулысынча аның тәрбиясендә булсалар яисә аннан даими рәвештә ярдәм алсалар һәм ул төп яшәү чыганагы булса, шул ук вакытта 18 яшькә җитмәгән, әти-әнисе вафат булган балалар (тулысынча эшкә сәләтле дип танылган балалардан тыш) аның тәрбиясендә булулары таныла.

Инициатива авторларының берсе, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте комитеты башлыгының беренче урынбасары Надежда Школкина сүзләренчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан фиксацияләнгән түләү күләме 7 567,33 сум тәшкил итә. Күрсәтелгән суммага әби-бабайлары опекун булган балага өстәмә 2 638 сум алачак.

"РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән закон проекты белән балалар опекуннары булган һәм моның өчен төбәк бюджетларыннан акча алучы пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләүне билгелибез. Без 30 меңгә якын гражданга пенсияне индексацияләргә тәкъдим итәбез. Алар, әти-әниләрен югалту сәбәпле, оныкларының опекуннары булган әбиләр һәм бабайлар, балалар язмышы өчен җаваплы булган башка гражданнар", — диде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading