16+

Дәүләт Думасында фермер продукциясен сатуда дәүләт ярдәме күрсәтергә тәкъдим итәләр

Бер төркем сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары парламентка фермер продукциясен сатуда дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итүче закон проектын кертте.

Бер төркем сенаторлар һәм Дәүләт Думасы депутатлары парламентка фермер продукциясен сатуда дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итүче закон проектын кертте.

Сүз авыл хуҗалыгы продукциясен аз күләмдә җитештерүче кечкенә хуҗалыклар турында бара.

Закон проекты авторлары РФ субъектларына фермер продукциясен сату инфраструктурасын булдыру һәм үстерү буенча программалар кабул итү хокукын беркетергә тәкъдим итә. Аңа мондый продукцияне саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче агрегатор-оешмалар керә алыр иде.

Реклама

Моннан тыш, закон проекты белән фермер продукциясе исемлеген җиләк-җимеш, чикләвек, гөмбә, орлык һәм башка урман ресурсларыннан җитештерелгән азык-төлек товарлары белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading