Депутатлар аны Хөкүмәткә юллаган.
Декреттагы хатын-кызларга читтән торып эшләүне рөхсәт итә торган закон проекты әзерләнгән. Аның авторлары-ЛДПР депутатлары. Проект Хөкүмәткә юлланган.
Аның нигезендә, декретта утырып та, читтән торып эшләгән хатын-кызлар өчен барлык түләүләр дә сакланырга тиеш дигән фикер ята.
ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий билгеләп үткәнчә, хәзер хатын-кызлар киләсе көнгә ышанычны, финанс тотрыклыгын югалтмас өчен балаларны соңрак таба. Закон проекты исә яшь әниләргә хезмәт хакын, квалификацияләрен югалтмаска, өстәмә акча эшләргә мөмкинлек тудыруны күздә тота.
Комментарийлар