16+

Дәүләт Думасы җиде яшькә кадәрге балаларны электричкаларда түләүсез йөртү турында закон кабул итте

Гамәлдәге закон нигезендә, биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен билетларны шәһәр яны поездларында тулы күләмдә түләргә кирәк.

Гамәлдәге закон нигезендә, биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен билетларны шәһәр яны поездларында тулы күләмдә түләргә кирәк.

 Дәүләт Думасы шәһәр яны электр поездларында биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларның түләүсез йөрүе турында закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Гамәлдәге закон нигезендә биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен билетларны шәһәр яны поездларында тулы күләмдә түләргә кирәк. Шул ук вакытта РФнең 48 субъектында әлеге яшьтәге балалар өчен йөрү бәясен өлешчә түләү каралган: гамәлдәге тарифның 50дән 75% ына кадәр ташлама бирелә.

"Инициатива Россия төбәкләрендә яшәүчеләрнең, җәмәгать оешмаларының пассажирлар хокукларын яклау буенча мөрәҗәгатьләре нигезендә формалаштырылган. <...> Әлеге чара барлык төр җәмәгать транспортында балалар өчен дөрес юл йөрү кагыйдәләрен билгеләргә ярдәм итәчәк, бу пассажирларның өстәмә мобильлеген тәэмин итәчәк", - диелә проектка аңлатма язуы нигезендә

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, әлеге законны кабул итү балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чарасы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading