16+

Дәүләт Думасы халыкны газга бушлай тоташтыру турында закон кабул итте

Дәүләт Думасы бертавыштан халыкны газга бушлай тоташтыру турындагы канунны кабул итте. Путин йөкләмәсен үтәүгә юнәлдерелгән документ берьюлы икенче һәм өченче укылыш аша узды.

Дәүләт Думасы бертавыштан халыкны газга бушлай тоташтыру турындагы канунны кабул итте. Путин йөкләмәсен үтәүгә юнәлдерелгән документ берьюлы икенче һәм өченче укылыш аша узды.

Апрель ахырында Федераль Җыенга юллама белән чыгышы барышында Владимир Путин торак пунктларда җир кишәрлекләре чигенә кадәр бушлай газга тоташтыру турындагы инициативаны хуплады. Төзәтмә авторлары парламентның ике палатасы рәисләре - Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе генсоветы сәркатибе Андрей Турчак, аның Дәүләт Думасындагы фракциясе башлыгы Сергей Неверов, шулай ук энергетика буенча Дума комитеты җитәкчесе Павел Завальный һәм сенатор Андрей Кутепов.

Вячеслав Володин журналистларга закон проекты бик күп кешеләргә мөмкинлек бирәчәк дип аңлатты. Аның бәяләвенчә, мич ягу, утын һәм күмер эзләүләр борынгыда калачак.

Реклама

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading