Изге Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары тәмамланды.
Безгә билгеле булганча, ярышларның абсолют батыры булып Яшел Үзән егете Фирдүс Зәйнуллин танылган. Финалда ул Оренбург өлкәсеннән Валерий Рафиковны бирелдергән. Аңа, алдан көтелгәнчә, автомобиль түгел, ә мотоцикл бүләк иткәннәр. Чит илдә җитештерелгәнен. билгеле булганча, Фирдүс узган ел да биредә җиңүче булды һәм аңа автомобиль тапшырылган иде.
Ярышларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Изге Болгарга кунакка килгән башка мәртәбәле кунаклар да тамаша кылган.
Финал очрашуын БИРЕДӘ карарга мөмкин.
Яңалык тулылана
Комментарийлар
0
0
Фирдюс молодец шыгырдан каны бабасына охшаган
0
0