Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министрының улы Нурислам Вафин суга батучы баланы коткарган өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы медале белән бүләкләнде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләкләү тантанасы Мәскәүнең 1329нчы мәктәбендә (Нурислам Вафин шунда белем ала) узды. Яшь геройга медальне Россия гадәттән тыш хәлләр министры киңәшчесе Андрей Мерзликин һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Вадим Андямов тапшырды.
«Министрлык исеменнән сезнең батырлык алдында баш иям. Безнең буын үз эшләрен акрынлап сезгә, яшьләргә тапшыра. Без аларны ышанычлы кулларга тапшырырбыз дип өметләнәм», - диде Россия гадәттән тыш хәлләр министры киңәшчесе, Россия Герое Андрей Мерзликин.
Комментарийлар