16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Владимир Путин күпмилләтле Россияне берләштерде»

Татарстан, һичшиксез, булачак сайлауларда Россия Президентына Владимир Путин кандидатурасын хуплаячак.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Владимир Путин күпмилләтле Россияне берләштерде»

Татарстан, һичшиксез, булачак сайлауларда Россия Президентына Владимир Путин кандидатурасын хуплаячак.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның Россия Президенты вазифасына яңа срокка дәгъва кылу карарын хуплады.

"Россиялеләрнең күпчелегенә булган кебек үк, бу миңа да теләгән һәм көтелгән хәбәр, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Мондый авыр, катлаулы вакытта Владимир Путин күпмилләтле Россияне берләштерде һәм безнең зур Ватаныбыз тормышына кагылган планнарны уңышлы рәвештә тормышка ашыра".

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның һәрвакыт ил Президентының ярдәмен тоюына басым ясады. "Владимир Путинның кандидатурасы Татарстанда хупланачагына шик юк, – диде ул. – Аның кебек  үз халкын һәм илен яратучы, тәҗрибәле җитәкче, ил Президентын табып булмый. Владимир Владимировичка россиялеләр ярдәм итәр дип ышанам, һәм без ул бөек миссиясен дәвам итсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading