Андрей Климов хәрби операцияне махсус рәвештә сузмаячакбыз, дип белдергән.
Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Андрей Климов Украинада махсус хәрби операция якын арада тәмамланачак, дип белдергән.
“РФның Украинадагы махсус хәрби операциясе бик тиздән тәмамланачак. Без аны махсус рәвештә сузмаячакбыз”, - ди Андрей Климов.
Аның фикеренчә, операция “Украина Россия һәм бөтен Дөнья өчен куркыныч тудырмый торган илгә әйләнүгә” туктатылачак.
Билгеле булганча, ДНР һәм ЛНР башлыклары Россиядән ярдәм сорады һәм Президент Владимир Путин карары нигезендә, 24 февральдә Украинада махсус хәрби операция башланды.
Комментарийлар