16+

"Фейсбук" белән "Инстаграм" эшләячәкме?

Американың Meta компаниясе Россиядә “Фейсбук” белән “Инстаграм” челтәрләрен сүндермәячәк.

Американың Meta компаниясе Россиядә “Фейсбук” белән “Инстаграм” челтәрләрен сүндермәячәк.

Бу хакта компаниянең вице-президенты Ник Клегг хәбәр иткән.

“Украиналылар Россиядә “Фейсбук” белән “Инстаграм”ны сүндерергә тәкъдим итте. Ләкин Россия халкы бу социаль челтәрләрне илдәге вәзгыятькә фикерләрен белдерү өчен куллана”, - ди ул.

Элегрәк Роскомнадзор 25 февральдән “Фейсбук”ка керү өлешчә чикләнә, дип игълан иткән иде. Ведомство хәбәр итүенчә, әлеге социаль челтәрнең кешеләрнең, россиялеләрнең хокукларын һәм иреген бозуга катнашы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading