16+

Әфганстанда матурлык салоннарын ябалар

Әфганстан белән идарә итүче талиблар (Россиядә террористик дип табылган һәм тыелган оешма вәкилләре) бөтен матурлык салоннарын һәм чәчтарашханәләрне ябарга боерганнар. 

Әфганстан белән идарә итүче талиблар (Россиядә террористик дип табылган һәм тыелган оешма вәкилләре) бөтен матурлык салоннарын һәм чәчтарашханәләрне ябарга боерганнар. 

Матурлык өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә бизнесларын ябарга бер ай вакыт бирелгән. Моның сәбәбе шунда: янәсе матурлык салонында гүзәл затлар каш йолкыту, чәч үстерү кебек шәригатькә каршы гамәлләр башкара. 

Әфганстанда яшәүче хатын-кызлар бик борчулы, чөнки монда яшәүчеләрнең күбесе матурлык салоннарында эшләп көн күргән. Хәзер алар эшсез кала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading