16+

Газ шартлаудан 3 кешенең гомере өзелгән

Ивановода торак йорттагы газ шартлау нәтиҗәсендә 3 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Газ шартлаудан 3 кешенең гомере өзелгән

Ивановода торак йорттагы газ шартлау нәтиҗәсендә 3 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

4 октябрьдә ике катлы йортта булган шартлау 76 һәм 60 яшьлек ике хатын-кызның гомерен өзгән. Тәненең 70%ы янган 82дәге әби хастаханәгә озатыла һәм аның да вафат булуы билгеле.
Әлеге йортта 20 кеше яшәгән. Фаҗига булган йортта яшәүчеләрне Ильинскидагы социаль ярдәм үзәгенә күчергәннәр. Аларга төбәк бюджеты хисабыннан ярдәм күрсәтеләчәк.

Хәзергә әлеге шартлауның сәбәпләре тулысынча ачыкланып бетмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading