Өшегән сабыйларны күршеләре күреп ала һәм әниләренә кертеп бирә.
Пермь краенда булган хәл турында lenta.ru яза. Балаларның әниләре сөяркәсе белән өйдә эчеп утырганда, бер бала өстәл янына килеп, колбаса кисәге алып ашый. Моны күргән ирнең ачуы чыга һәм ике баланы да өске киемнәрсез генә урамга чыгарып ата. Өшегән сабыйларны күршеләре күреп ала һәм әниләренә кертеп бирә. Үги әтиләре олы баланы кыйнап ташлый. Балалар күршеләренә кереп әйткәч, ул полиция чакырта. Суыктан зыян күргән кечкенә бала хастаханәдә ята, олысын социаль-реабилитация үзәгенә алып киткәннәр.
Комментарийлар