16+

Яңа ел алдыннан 10ар мең сум бирмәкчеләр. Кемнәргә?

Яңа ел – барыннан да элек гаилә бәйрәме, әмма күпләр өчен ул финанс кыенлыклары чорына әверелә.

Яңа ел – барыннан да элек гаилә бәйрәме, әмма күпләр өчен ул финанс кыенлыклары чорына әверелә.

Дәүләт Думасында аз керемле гаиләләргә Яңа ел алды түләүләре булдырырга тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов вице-премьер Татьяна Голиковага "Яңа ел гаилә бюджеты" дигән инициатива булдыру тәкъдиме белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, ул кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган балалы гаиләләр, шулай ук ялгыз ата-аналар һәм пенсионерлар өчен бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум күләмендәге түләүне күз алдында тота. Инициатива авторы билгеләп үткәнчә, Яңа ел – барыннан да элек гаилә бәйрәме, әмма күпләр өчен ул финанс кыенлыклары чорына әверелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading