16+

Яңа ел каникулыннан соң авыручылар артачак диләр...

Россиядә Респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күтәрелер дип көтелә, дип белдергән РИА Новостига Россия Фәннәр академиясе академигы Василий Акимкин.

Россиядә Респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күтәрелер дип көтелә, дип белдергән РИА Новостига Россия Фәннәр академиясе академигы Василий Акимкин.

"Яңа ел бәйрәмнәреннән соң традицион рәвештә респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны арта. Чөнки бу вакытта барысы да озын каникуллардан соң үз коллективларына кире кайтачак. Бу хәлне без ел саен күзәтәбез", ди Акимкин.

Ул билгеләп үткәнчә, һәр кешегә шәхси гигиена кагыйдәләрен, аеруча кул гигиенасын үтәү бик мөһим. Кулларыбызны чиста тоту, тире антисептикларын куллану, гаджетларны дезинфекцияләү, биналарны җилләтү һәм авыру кешеләр белән элемтәләрне булдырмау кебек саклык чараларын үтәү кирәк.

Халык күп җыелган җирдә, эпидемия чорында, үз сәламәтлегеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклау өчен битлек кияргә, ә авыруның беренче билгеләре булганда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм өйдә калырга киңәш ителә, дип төгәлләгән Акимкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading