16+

Янә газ шартлаган. Янә Казанда...

Казанда торак йортта газ шартлаудан соң җинаять эше кузгатылган.

Казанда торак йортта газ шартлаудан соң җинаять эше кузгатылган.

Казанда 26 декабрьдә Гудованцев урамындагы торак йортның  дүртенче катында газ-һава катнашмасы шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә.

«Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 39 яшьлек ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. 

Тикшерү бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading