16+

Яңа «СалаваTik»лар төркеменнән әниләргә музыкаль бүләк!

8 март – Халыкара хатын-кызлар көнененә «СалаваTik» төркеменең өченче составыннан яңа җырлы күчтәнәч!

8 март – Халыкара хатын-кызлар көнененә «СалаваTik» төркеменең өченче составыннан яңа җырлы күчтәнәч!

Интернет киңлекләрендә «Әни-әнием!» җырына «СалаваTik»ларның  60 нчы клиплары дөнья күрде. Җырның авторы – Резеда Гобәева, көен танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов иҗат иткән. 
– «СалаваTik»ларның  өченче составы белән тәүге җырыбыз чыкты. Шатлыгыбыз зур. Балалар үсә, алар белән җырчы «СалавTik»ларыбыз да үсә. Шунысы куанычлы: алмашка икенче балалар килә. Болар – алдагы СалаваTikларның фанатлары, алар башкаруындагы татар җырларын тыңлап үскән, шул җырлар белән тәрбияләнгән балалар. Узган ел яңа составка кастинг уздырдык. Ул өч этапта узды. Барлыгы 500 бала катнашты. Шулар арасыннан 4 яңа бала сайлап алынды. Менә алар яңа СалаваTikлар: Гадел Әхмәтгалиев, Ясминә Садыйкова, Кәрим Хәлиуллин, Ризәлә Бикулова. Гадел Әхмәтгалиев Арчаның үзеннән килеп йөри. Ә ике СалаваTik  – Сәрбиназ Гыйзәттулина белән Сәйдә Гарифуллина алдагы төркемнән калган тәҗрибәле җырчыларыбыз. 
Төркемебездә яңа геройлар да барлыкка килде. Яңа костюмнар да тектердек. Быел барлыгы 20 яңа җыр яздырып видео төшерергә планлаштырабыз. Беренче җырыбызның дөньядагы иң якын, иң кадерле кешеләребез – әниләргә багышлануы да юкка түгел. Әниләребез безне гомер буе йөрәк түрендә йөртәләр, безнең белән бергә шатланалар, безнең белән бергә борчылалар, безнең уңышларыбызга горурланып яшиләр. Бу җырыбыз аларга бүләк булып яңгырасын. Резеда Гобәева белән Эльмир Низамов иҗатына беренче генә мөрәҗәгать итүебез түгел. СалаваTikлар аларның «Планеталар», «Саннар», «Салават күпере» кебек җырларын балалалар да якын итте, алар отып алырга да җайлы, җиңел өйрәнелә дә. Ә әниләр турындагы җыр күңелгә үтеп керерлек, сүзләре дә, көе дә йөрәкне җылыта. Әниләребезгә дә ошар дип ышанабыз», – ди «Салават күпере» һәм  «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
Яңалыклар моның белән генә бетми, Зилә Фәйзуллина сер итеп кенә тагын бер күңелле хәбәр белән бүлеште: 
– «СалаваTik»лар мәктәбен булдыру – иң зур хыялыбыз. Чөнки «СалаваTik» булырга теләүчеләр бик күп. Кастингта катнашучыларның саны күп булу – моңа дәлил. Теләгебезгә ирешә алсак, күп кенә сабыйларның хыяллары тормышка ашар дип уйлыйм, – ди Зилә Фәйзуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading