16+

Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында I төбәк этнокультура «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында I төбәк этнокультура «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. 

Чарада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов, Татарстан мәгариф һәм министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин катнашты.

 «Бүгенге көндә әлеге чаралар бик актуаль һәм бик кирәкле, миңа калса. Быел фестивальдә катнашучылар саны йөздән артык, чарада барлыгы сигез югары уку йортыннан студент катнаша. Башка фестивалләрдән аерма буларак, быел без әлеге чараны бәйге рәвешендә түгел, ә бер тулы, матур концерт форматында уздырырабыз. Төп максатыбыз — башка төбәкләрдән килүчеләргә Татарстанның зур милли, мәдәни мирасыбызны күрсәтү, аларны Татарстан белән якынырак таныштыру», — дип ассызыклады Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов.

Татарстан мәгариф һәм министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин сүзләре буенча, бу фестиваль йөз унбиштән артык милләткә тагын да ныграк «дуслашырга», үз ара тату мөнәсәбәтләр булдырырга булыша. «Иң зур теләкләребезнең берсе – киләчәктә фестивальне киңәйтү, чит ил студентлары өчен дә уздырыру», — дип билгеләп үтте ул.

«Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» фестиваленең оештыручылары:  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе. Концерт барышында барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылачак. 

«Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дигән I региональ этномәдәни студентлар фестиваленең гала-концерты иртәгә, 28 май көнне, 17:00 сәгатьтә булачак. Керү ирекле.   

Айназ Сөләйманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading