16+

Яз җитте: су басу куркынычы яныймы?

Су басу ихтималы булган урыннар билгеле булды.

Су басу ихтималы булган урыннар билгеле булды.

Казанда су күтәрелеше мартның өченче декадасында көтелә. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Сергей Чанкин хәбәр итте.

- Казанда су күтәрелеше кар эрү һәм явым — төшем интенсивлыгына бәйле булачак, - дип билгеләп үтте спикер.

Температура кискен күтәрелсә, Казанның берничә торак массивына: Борисоглебское, Сухая Река, Савиново, Красная Горка, Ягодная слобода, Салмачи, Первомайский, Мирный, Царицыно, Карьер, Аки, Кече Клыки, Кульсеитово, Вознесенское, Константиновка, Самосыровога су басу куркынычы яный. Казанның су басу мәйданы 12,6 кв. километр тәшкил итә.

Чанкин сүзләренчә, Татарстан башкаласында кар катламының биеклеге бердән ике метрга кадәр, ә туңу тирәнлеге 59дан 70 сантиметрга кадәр җитә. 

Куен дәфтәренә:
 Коткару хезмәтенең бердәм телефоны-112;
 Гражданнарны яклау идарәсенең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте: 063-стационар телефоннан, 8 (843) 236-41-23 кәрәзле һәм стационар телефоннан
.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading