«Без узган елда “Татмедиа”ның ваклап сату системасын актив рәвештә үстерергә керештек. Сату нокталары санын арттырдык. Газеталар хастаханә, почта бүлекләрендә сатыла башлады. Яңа эш системасы сату күләмен 73 процентка арттырырга мөмкинлек бирде», - дип өстәде Садыйков.
Генераль директор сүзләренчә, әгәр акция популярлык казанса, локацияләр саны артачак һәм түләүнең контактсыз системасы барлыкка киләчәк.
«Алга таба без түләүнең контактсыз системасын кертергә ниятлибез. Эксперимент берничә ай дәвам итәчәк. Промоутерлар саны да артачак. Аларның төп бурычы - метро станцияләрендә иртәнге һәм кичке трафик», - диде ул.
Комментарийлар