16+

Икенче сыйныф укучылары һәлак булган

Алтай краенда 29 ноябрь көнне җирле вакыт белән 12.50 сәгатьтә Луговое авылы районында җиңел автомобиль һәм кар җыештыручы поезд бәрелешкән.

Алтай краенда 29 ноябрь көнне җирле вакыт белән 12.50 сәгатьтә Луговое авылы районында җиңел автомобиль һәм кар җыештыручы поезд бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә икенче сыйныфта укучы өч бала һәлак булган. 1978 елгы машина йөртүче һәм тагын бер бала хастаханәгә озатылган. Автомобиль руле артында балаларның укытучысы булган. Хатын үз укучыларын мәктәптән Наумово авылына алып кайтышы булган.
Россия тимер юлларында хәбәр итүләренчә, җиңел автомобиль йөртүчесе тыелган сигналга юлга чыккан. Машинист ашыгыч рәвештә тормозга баскан, ләкин бәрелешүдән качып котыла алмаган.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән укытучы һәм укучы Алтай краендагы Барнаул хастаханәсендә дәвалана, аларның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә, дип хәбәр иткән журналистларга медицина учреждениесе баш табибы Андрей Макин.

"Балага баш сөяге-мие җәрәхәте диагнозы куелган. Йөртүче авыр хәлдә - күкрәк читлеге, очлыкларына зыян килгән, баш сөяге-ми җәрәхәте алган", - дигән ул. Баш табиб сүзләренчә, укытучы үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган. "Бала аңында, аралаша- су эчә, ашый", - дип өстәгән Макин. Табиб шулай ук җәрәхәтләрнең характеры зыян күрүчеләрнең иминлек каешын эләктермәүләре турында сөйли ала, дип белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading