Казан мэры Илсур Метшин Донбасстан Казанга күченеп кайтучыларга эш тәкъдим иткән.
Алдагы көнне Казанга 486 кеше күченеп кайтты, шуларның 112се – балалар, 32се – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Аларны “Ливадия” шифаханәсе, “Кварт”, “Экспресс отель” кунакханәләренә урнаштырганнар.
“Күченеп кайтучыларга максималь тиз дәрәҗәдә ярдәм итәргә кирәк. Тынычланырга, уңайлы яшәү шартлары булдырырга һәм эш табуда ярдәм итәргә. Күченеп кайтучылар исемлеген карадым, алар арасында техника йөртүчеләр дә бар. Социаль учреждениеләргә дә хезмәткәрләр кирәк. Сәләте, белеме булган һәркемне эшкә урнаштырачакбыз”, - ди мэр.
Комментарийлар