Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова, авыру сәбәпле, тагын ике концертын күчергән.
“Тепмературам нормуль. Тавышым яшелле-зәңгәрле. Врачлар янымда. Кулдан килгәннең барын да эшлибез. "Әллә кайчан чирлисе булган икән... Бик кадерле кеше икәнемне аңламый да яшәгәнмен", - дип елмаеп система астында ятам әле менә. Минем организмның гомергә мондый кадер-хөрмәт күргәне юк иде. Ятып та ардым инде… Бермудский өчпочмак - карават, дару өстәле, туалет... Шул өчпочмактан чыга алмыйм чистый.
Уфа концертларына җайланам, Аллаһы бирсә. Бар да яхшы булыр. Хөрмәтле Баулы һәм Октябрьский тамашачылары алдында гафу үтенәм. Менә майда очрашабыз яме”, - дип язган Илсөя.
Җырчының Баулыдагы концертлары – 3-4 майга, Октябрьскийдагы концертлары 5-6 майга күчерелде.
Комментарийлар
0
0
Система астында елына 2шэр тапкыр яталар,чебеннэн фил ясап ятмагыз,Исоянен виноват система алуы беренче генэ тугелдер, кирэк булмаган ,тузга язмаганнардан,туйган,
0
0
0
0
Вакцина ясатырга кирэкми иде.
0
0
0
0
Аллаһ ярдәм бирсен сезгә!
0
0
0
0
Аллаһ ташламасын!
0
0