16+

Иркә: «Иремнең махсус операциягә китүе минем өчен, балаларым өчен җиңел әйбер булмады...»

«Хозур ТВ» телеканалындагы «Фикер» тапшыруының язмышка багышланган чыгарылышына кунакка килгәч, җырчы Иркәгә «Язмышка ышанасызмы?» дип сорау биргәннәр.

«Хозур ТВ» телеканалындагы «Фикер» тапшыруының язмышка багышланган чыгарылышына кунакка килгәч, җырчы Иркәгә «Язмышка ышанасызмы?» дип сорау биргәннәр.

- Язмышка ышанасызмы, дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем. Туганда ук безнең бөтен нәрсә язылып куела. Минем беркайчан да «нишләп миңа гына болай соң, нишләп мин бу авырлыкларны кичерәм соң?» дигән уйларым булмады. Чөнки мин булганына кәнәгать. Авырлыкларны мин һәрвакыт сынау итеп кабул иттем.

Тормышымда төрле ситуацияләр булды. Иремнең махсус операциягә китүе дә шулай ук минем өчен, балаларым өчен җиңел әйбер булмады. Ләкин без аны дин ярдәмендә шыпырт кына, лаеклы кабул иттек. Язмышыма зарланганым булмады һәм булмас та.

- «Үпкәләмә язмышка» дип җырлана җырыгызда. Ә язмыш сынавын сез ничек үтәсез?

Минем тамашачым, минем тормышымны күзәтеп барган кешеләр соңгы 6-7 ел эчендә булган төрле вакыйгалардан бернинди гаугасыз, гайбәтсез, тыныч кына, сабыр гына чыгуым белән исләрендә калдыргандыр. Алар хәзер нинди вакыйгалар турында сүз барганан бик яхшы беләләр. Каршы әйтми калу бик зур көч сорый. Аллаһы Тәгалә миңа шундый җиңел булмаган сынауларны бирде һәм шуларны үтеп чыгарга көчен һәм сабырлыгын бирде. Шул авырлыкларны үтеп чыкканнан соң Аллаһы Тәгалә миңа җиңеллеген дә бирде. Җырларымны кеше тагын да ныграк таный башлады, финанс ягыннан да тормышыбыз яхшы якка үзгәрде.

Шуны әйтәсе килә, сабыр булырга кирәк. Әби миңа динне авыр итеп сөйләми иде. Ул динне миңа әкият сөйләгән кебек сөйләп сеңдерә иде күңелемә. Аның «Сабыр төбе – сары алтын, Аллаһы Тәгалә сабыр кешене ярата» дигәннәрен ул вакытта, бәлки, аңлап та бетермәгәнмендер. Ә менә олыгая башлагач, төрле-төрле сынауларны үтә башлагач, «сабырлык» сүзенең ни аңлатканын, аның артыннан нәрсә барганын, аның ни өчен кирәк икәнен аңладым. Сабыр итүемнең нәтиҗәләре дә бар бүгенге көндә. Мин сабыр булырга, каршы дәшмәскә, артыгын сөйләшмәскә өйрәндем. Балаларыма, гаиләмә зыян килгәндә генә үземне күрсәтергә мөмкинмен. Болай гайбәт сүзләрдән өстен булырга тырышам.

Бик авыр ситуацияләр була. Андый вакытта догалар булыша, – дип сөйләгән җырчы.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading