16+

Исерек килеш электросамокат һәм велосипед йөртүчеләргә штраф салыначак?

Штраф күләме 10 мең сум булыр дип уйланыла. Канун проекты авторы, сенатор Артем Шейкин электросамокатны икәүләп йөрткән өчен – ике мең сум, ә тизлекне артттырган өчен биш мең сум штраф кертү яклы

Штраф күләме 10 мең сум булыр дип уйланыла. Канун проекты авторы, сенатор Артем Шейкин электросамокатны икәүләп йөрткән өчен – ике мең сум, ә тизлекне артттырган өчен биш мең сум штраф кертү яклы

Документ нигезендә, Административ хокук бозулар кодексын "индивидуаль мобильлек чарасы яки исерек хәлдә велосипед белән идарә итү"дигән яңа маддә белән тулыландыру планлаштырыла.

Исерек килеш электросамокат һәм велосипед йөрткән өчен 10 мең сум штраф кертелергә мөмкин. Әлеге канун проекты Дәүләт Думасына көз көне кертеләчәк.

Исерек килеш электросамокат яки велосипед йөртүчеләр медицина тикшеренүеннән баш тартса исә 10 мең сум штраф салынырга тиеш, дип тәкьдим итә Шейкин. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading