16+

"Исерек килеш руль артына утырырга тиеш түгел..": укытучы кыз авариягә эләккән

Укытучы мәҗлестә булганлыгын һәм 3 бокал шәраб эчкәнлеген әйткән. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендәге штраф яный.

"Исерек килеш руль артына утырырга тиеш түгел..": укытучы кыз авариягә эләккән

Укытучы мәҗлестә булганлыгын һәм 3 бокал шәраб эчкәнлеген әйткән. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендәге штраф яный.

Башкортстанның Караидел районында 25 яшьлек исерек укытучы кыз юл һәлакәтенә очраган. Бу хакта ЮХИДИ идарәсе Инстаграмында язганнар.

Фаҗига Базилевка-Ургыш юлында була. Кыз идарә иткән «Хэндай» машинасында юл кырыена төшеп әйләнеп каплана. Кыз үзе җитди тән җәрәхәтләре алган. Аның канында 0,673 миллиграмм хәмер барлыгы ачыкланган. Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү матдәсе буенча административ хокук бозу очрагы эше кузгатылган.

Укытучы мәҗлестә булганлыгын һәм 3 бокал шәраб эчкәнлеген әйткән. Хәзер аңа 30 мең сум күләмендәге штраф яный. Шулай ук ел ярымнан алып ике елга кадәр аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү эше башланган.

Уфа пабликларында бу хәбәр зур тавыш чыгарган. Комментарийларда халыкны иң борчыганы — кызның укытучы булуы. «Үзенең башы булмагач, безнең балаларны нәрсәгә өйрәтергә мөмкин ул», «Укучыларга „яхшы үрнәк“ күрсәтә инде», — дип төрттереп алучылар байтак.

Шунда ук укытучы кызны яклап та язалар. «Нишләп аны укытучы дип язарга инде. Кем булуы барыбер түгелмени: төзүчеме, депутатмы?», «Сатучы, я тырнак ясаучы булса, һөнәренә игътибар бу хәтле булмас иде», «Һөнәре кем булуы мөһим түгел. Сыер савучы да авариягә очрый ала. Иң беренче чиратта ул кеше», — дип язганнар.

Реклама

«Башка һөнәр ияләре дә юл һәлакәтенә очрый бит. Укытучыларга кибеткә дә, диңгез буена ял итәргә дә, шәхси аккаунтка фото да куярга ярамый. Бөтен укытучылар китеп бетсә, нишлисез?», — дип язган бер укучы.

«Укытучыларны инде күрәләтә мыскыллый башладылар», — дип борчыла берсе.

«Нинди генә һөнәр иясе булмасын, исерек килеш руль артына утырырга тиеш түгел», — дип яза бер укучы.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Монда кем булу тугел халыкны укытучынын исерек булуы борчый.

    Мөһим

    loading