13 августта кич белән Уфа шәһәрендәге Сочи урамында Toyota Land Cruiser 200 машинасы зур тизлектә барган килеш каршы як полосага чыга. Алдан баручы машиналарны уза-уза килгән кроссоверны видеокүзәтү камералары төшереп торган. Бу кадрларны «Вести» каналы күрссәтте.
Авария китереп чыгаруда шикләнелүче йөртүче үз полосасына чыга алмаган, яки чыгарга теләмәгән — бу әлегә ачык билгеле түгел. Toyota иномаркасы ВАЗ-2109 машинасын бәреп китә, аннары ВАЗ машинасы Hyundai Elantra, ВАЗ-2115, Renault Kaptur һәм Audi A6 машиналарына бәрелә. Toyota Land Cruiser үзе исә каршыга килә торган Hyundai Santa Fe кроссоверына бәрелә.
Фаҗига урынында ВАЗ-2109 машинасын йөртүче, аның пассажиры һәлак була. Бу машина салонындагы тагын ике кешене хастаханәгә алып китәләр. Аларның берсе хастаханәдә үлә.
Шундый зур авария китереп чыгарган ир-ат хокук саклаучыларга сөйләгәнчә, ул бер шешә аракы эчкән һәм руль артында йокыга киткән. Аннары бу кеше үз сүзләреннән кире кайткан, ул башка машина белән идарә иттем дип ышандырмакчы булган. Бу әңгәмәне полиция хезмәткәрләре видеога төшереп торган.
Комментарийлар