16+

Исерткеч эчемлекне интернет аша сатуны тыярга?

Россия Дәүләт Думасы депутатлары Россия Хөкүмәтеннән төркеме исерткеч эчемлекләрне онлайн сатуны тыю һәм законсыз рәвештә онлайн аша алкоголь сату өчен җәзаны кырысландыру турындагы карарларын исәпкә алуны сорый.

Россия Дәүләт Думасы депутатлары Россия Хөкүмәтеннән төркеме исерткеч эчемлекләрне онлайн сатуны тыю һәм законсыз рәвештә онлайн аша алкоголь сату өчен җәзаны кырысландыру турындагы карарларын исәпкә алуны сорый.

Депутатлар интернет аша исерткеч эчемлекләрне сатуны легальләштерүне максатчан түгел дип саный, белгечләр бу кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин дигән фикердә.

2007 елдан спиртлы эчемлекләрне интернет аша сату тыелган, әмма идән астыннан, яшертен генә сатып ятучы оешмалар буа буарлык. Мәсәлән, Россиядә 2023 елның тугыз аенда гына да интернет аша 5986 сату ноктасы ябылган. Законсыз рәвештә, интернет аша исерткеч эчемлекләр сату белән 20-30 мең сәхифә шөгыльләнә. Алар аша сатылган эчемлекләрнең 40 процентын суррогат аракы тәшкил итә. Узган ел интернет аша сатылган исерткеч эчемлекләрдән казнага 20 миллиард сум салым кермәгән. 

Сүз уңаеннан, дөньяның йөз иленнән өчтән берендә исерткеч эчемлекләрне онлайн сату тыелган. Алар арасында СССР илләреннән Россия, Белоруссия һәм Әзербайҗан бар. Калганнарында, хәтта мөселман республикаларында да, онлайн сату законлаштырылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading