23 апрель көнне Иске Татар бистәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган сәхнәләштерелгән чара узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.
Әлеге чарада Г.Камал исемендәге театр, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары һәм татар эстрада "йолдызлары" катнашачак. Бәйрәмдә Резеда Шәрәфиева, Рәсим Низамов, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, Илсаф, Зәринә Хәсәншина, Марат Фәйрушин, Алинә Сәфуллина, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Зөлфирә Шәйдуллина Венера Ганиева чыгышлары көтелә.
Чара 12.00 сәгатьтә К.Насыйри урамында уза.
Фото: welcome-torussia.com
Комментарийлар