Очкыч тиешле биеклеккә күтәрелә алмаган һәм тауга килеп бәрелгән.
Төркиядә янгыннарны сүндерергә ярдәмгә җибәрелгән Россия самолеты һәлакәткә очраган. Адан районы тирәсендә җимерелгән самолетта исән кеше калмаган. Янгын сүндерү очкычында сигез кеше булган, бишесе - Россия хәрбиләре, өчесе - янгын урыннарын күрсәтүче төрекләр. Җирле хәбәрләргә караганда, очкыч, су алганнан соң, тиешле биеклеккә күтәрелә алмаган һәм тауга килеп бәрелгән.
Төркиядә янгыннар башлангач, Россия президенты Владимир Путин да төрек лидерларына ярдәм итәргә вәгъдә биргән иде.
Комментарийлар
0
0
Узебездэ, Якутиядэге янгыннарны кайчан, кем сундерер?
0
0