16+

Югары уку йортына кабул итүнең яңа кагыйдәләре керәчәк

Мәгариф һәм фән министрлыгы кәгазь документлардан баш тартырга тәкъдим итә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы кәгазь документлардан баш тартырга тәкъдим итә.

Фән һәм югары белем министрлыгы 2024 елда вузларга кабул итү кагыйдәләре турында боерык проектын әзерләде, дип яза “Российская газета”. Ә нәрсә үзгәрәчәк?

Проектны әзерләүчеләр документларның кәгазь нөсхәләре урынына дәүләт мәгълүмат системаларында яки "Дәүләт хезмәтләрендә" аларның электрон раслауларын гына куллана башларга тәкъдим итә. 

Югары уку йортлары сайтларында конкурс исемлекләре документларны тапшыруның беренче көненнән үк сәгать саен яңартылачак. Яңа онлайн-сервис рейтингта үзеңнең позицияңне һәм кайсы вузга укырга керү шансыңның күбрәк булуын күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.
Абитуриент элеккечә биш вузга биш төрле юнәлешкә гариза бирергә мөмкин. 

"Яңа кагыйдәләр югары уку йортларына да, булачак студентларга да керү кампаниясе кебек борчулы чорның бөтен процессын сизелерлек гадиләштерәчәк, – дип билгеләп үткән Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Дарья Кирьянова. Хәзер абитуриент даими рәвештә үз позицияләрен күзәтеп тора һәм, югары уку йортын сайлаганда, үз шанслары белән грамоталы эш итә ала".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading