16+

Камал театрының яңа бинасы 1,3 мең урынга исәпләнгән

Татарстан Министрлар Кабинеты карарыннан күренгәнчә, объектның мәйданы 48 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Татарстан Министрлар Кабинеты карарыннан күренгәнчә, объектның мәйданы 48 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Театрда дүрт залны җиһазландыру планлаштырыла.

Зур зал – 788 урынга, көнчыгыш (түгәрәк) зал – 242, универсаль зал – 300, камера залы 40 урынга исәпләнгән булачак. Проект документлары нигезендә, учреждение хезмәткәрләренең гомуми саны 544 кеше тәшкил итәчәк.

Театр территориясен яшелләндерү мәйданы якынча 3 710 квадрат метр тәшкил итәчәк. Бинада биш-сигез кат, шул исәптән цоколь һәм зур сәхнәнең өске механика катлары булачак. Мәдәният учреждениесенә килүчеләр өчен 140 парковка урыны каралган: 40 – театрның үз янында һәм 100 – муниципаль паркингларда.

Исегезгә төшерәбез, Камал театры өчен яңа бина концепциясен эшләүгә конкурс 2021 елда игълан ителде, аның катнашучылары 14 илдән 537 кеше булды. Эшләрне 26 консорциум һәм 13 индивидуаль конкурсант тәкъдим итте.

Иң яхшысы дип «Ваухаус» оешмасы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум проекты танылды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading