Сезнең алда баш иям, ди Камилә Вәлиева.
Камилә Вәлиева җанатарларына рәхмәт әйтеп, инстаграмда пост урнаштырган. «Шундый катлаулы хәлдә минем янымда булган барлык кешеләргә дә: чынлыкта янәшәмдә булган, күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм иткән, теләктәшлек сүзләрен язган, минем хакта уйлаган, минем өчен дога кылган, миңа ышанганнарга рәхмәт белдерәсем килә. Җанатарларыма, гаиләмә һәм дусларыма, Россия Олимпиада командасына, илемә һәм бөтен дөнья кешеләренә рәхмәт! Сезнең алда баш иям! Мин моны һәрвакыт истә тотачакмын һәм сезнең өчен шуачакмын", - дип язган Вәлиева.
Комментарийлар