Хатын-кызлардан команда ярышында Россия чемпионы Камилә Вәлиева катнаша.
Россия фигуралы шуу федерациясе генераль директоры Александр Коган ассызыклаганча, Камилә Вәлиева белән тагын берничә фигуралы шуу осталары Пекинга 1 февральдә үк китәчәк. Монда сүз команда чыгышлары турында бара.
Әлеге дисциплинада хатын-кызлар һәм ир-атлардан берәр кеше, шулай ук бер пар һәм бию дуэты катнаша. Хатын-кызлардан команда ярышында Россия чемпионы Камилә Вәлиева катнаша.
Команда ярышлары 4-7 февральдә узар дип көтелә. Шуны искәртик: Пекиндагы Олимпия уеннары 4-20 февральдә үтәчәк.
Комментарийлар