16+

Казан энергетика университеты үз студентларына 600 урынлык яңа тулай торак төзеячәк

Казан дәүләт энергетика университеты (КГЭУ) 600 урынлык яңа тулай торак төзеячәк. Яңа торак 450 млн сумга төшәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына проректор Александр Леонтьев җиткергән.

Казан дәүләт энергетика университеты (КГЭУ) 600 урынлык яңа тулай торак төзеячәк. Яңа торак 450 млн сумга төшәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына проректор Александр Леонтьев җиткергән.

Леонтьев сүзләренчә, 4 нче тулай торак төзелешен финанслауның 70 проценты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы акчаларына булачак, шулай ук республика бюджеты һәм вузның үз акчалары да тотылачак.

Тулай торак Кәҗә бистәсе метросы янында төзелә. Югары уку йорты җитәкчелеге яңа торак ике елдан сафка басар дип уйлый. Проректор, студентлар өчен яңа торак югары уку йортының 2018 елда булачак 50 еллык юбилеена каралган төп чараларның берсе, дип җиткерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading