Алар Рошаль фәнни-тикшеренү институтында табиблар күзәтүе астында.
Скопировать ссылку
Алар Рошаль фәнни-тикшеренү институтында табиблар күзәтүе астында.
Мәскәүдә Леонид Рошальның кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институтында Казан гимназиясендәге атышта зыян күргән ике баланы дәвалау дәвам итә. Россия Тикшерү комитеты белән медицина учреждениесы арасында зыян күргән балаларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән.
РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белән онлайн-очрашу вакытында зыян күргән укучыларның ата-аналары ведомство башлыгына рәхмәт белдерде һәм балаларга квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә, дип билгеләделәр.
Комментарийлар