Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгынны локализацияләделәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр якындагы цистерналарны суытуны дәвам итә.
Һәлакәттә тер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.
Комментарийлар