16+

Казан кызы "Мисс Россия студентлыгы-2016" бәйгесе җиңүчесе булды

Татарстаннан Диләрә Ялалтынова "Мисс Россия студентлыгы-2016" матурлык, нәфислек һәм талантлылык бәйгесендә җиңде. Бүләкләү тантанасы Ставрополь шәһәрендә үтте, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Исегезгә төшерәбез, бәйге Ставропольдә дүрт көн барды. Финалда Россиянең төрле почмакларыннан 38 кыз ярышты. Алар ГТО нормаларын тапшырды, милли костюмнардан чыгыш ясады, жюри белән әңгәмә үтте. Кичә кызлар иҗади номер күрсәтте, интеллектуаль бәйгедә катнашты һәм үз Ватаннары турында сөйләде.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова элегрәк "Мисс Татарстан - 2016" һәм "Татарстан студентлыгы чибәре-2015" бәйгеләрендә җиңү яулаган иде.

Кичәге бәйгедә җиңгәне өчен бүләкне аңа Россия яшьләре союзы рәисе Павел Красноруцкий тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading