16+

Казан Сабан туена яшь көрәшчеләрне кертәчәкләрме?

Әлеге сорауны без Казан Сабантуйларында балалар көрәше өчен җаваплы Илмир Төхвәтуллинга юлладык.

Әлеге сорауны без Казан Сабантуйларында балалар көрәше өчен җаваплы Илмир Төхвәтуллинга юлладык.

Сабантуй көннәрендә мессенджерлардагы көрәш төркемнәренең берсендә Казан тренерларының берсе Апас Сабан туена балалар алып баруы һәм аларны анда кертмәүләре турында язды. Баксаң, башка районнарга да хас күренеш икән бу. Икенче көнне шул ук тренер балаларны Балтач Сабан туена алып баруы, анда кертүләре, рәхәтләнеп көрәшүләре турында язды. Кемдер аның фикеренә кушылып, бөтен җирдә дә Сабан туйларына балаларны һичшиксез кертергә кирәклеге турында язды, кемдер район хуҗа, шуңа алар хәл итсен дип язды. Казанга да кертмәсләр әле дип тә өстәде кайберәүләр. Шул хакта беләсебез килеп, без Казан Сабантуйларында балалар көрәше өчен җаваплы Илмир Төхвәтуллинга мөрәҗәгать иттек. Илмир Казанның өч урынында узачак милли бәйрәмгә дә теләгән һәр кеше, шул исәптән балалар да кертеләчәге турында искәртте. "Казан шәһәре көрәш федерациясе җитәкчесе Расих Габдрахмановның принципиаль позициясе бу. Бездән бары тик бер генә таләп: теркәлү процедурасына соңга калмаска. Еш кына шулай була, теркәлү инде беткән, ә көрәшчеләр киләләр дә киләләр, кертмәдегез дип үпкәләп тә алалар. Соңга калмагыз, егетләр", дип белдерде Төхвәтуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading